ТР Чирмешән муниципаль районының Андреевка авылы янындагы Шешма елгасы аша күпер төзелде

2014 елның 10 сентябре, чәршәмбе

ТР Чирмешән муниципаль районының Андреевка авылы янындагы Шешма елгасы аша күперне реконструкцияләү төгәлләнде.
Күпер Лениногорск-Чирмешән-Андреевка автомобиль юлының 18 нче чакрымында урнашкан, ул иске күпер урынында төзелде. Реконструкцияләгәндә куммуникацияләр күчерелде, култыкса һәм барьер коймалар куелды, күпернең ике ягыннан да 1 м киңлектә җәяүлеләр юлы эшләнелде. Күпернең озынлыгы 47,4 м, киңлеге 8 м тәшкил итә.
Эшләрнең проектчысы - “Спецдорпроект” ҖЧҖ, генподрядчысы - “Мостовик” ҖЧҖ.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International