«ТАНЕКО» авиация керосинының сынау-сәнәгать партиясен эшләп чыгарды

2014 елның 9 сентябре, сишәмбе
      «ТАНЕКО» нефть эшкәртү заводында ТС-1, РТ һәм Джет-А1 маркалы реактив двигательләре өчен авиация керосинының сынау-сәнәгать партиясе эшләнде.
      Авиакеросин авиация техникасы өчен мөһим стратегик ягулык булып торгач, беренче сынау партиясе РФ Оборона министрлыгы вәкилләре һәм “Бөтенроссия нефть эшкәртү фәнни-тикшеренү институты” ААҖ белгечләре катнашында гамәлгә куела. “ТАНЕКО” сәнәгать производствосына рөхсәт алу өчен авиаягулык үрнәкләрен Россиянең махсус тикшеренү үзәкләренә физик-химик сынауларга җибәрде.
      Хәзер “ТАНЕКО” җитештерү егәрлекләре елына 300 мең тоннага кадәр авиакеросин чыгару мөмкинлеге бирә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International