Куйбышев тимер юлының Идел-Кама төбәгендә травмаларны кисәтү өчен чаралар комплексы тормышка ашырыла

2014 елның 9 сентябре, сишәмбе
Тимер юл транспорты объектларында травма алу очракларын кисәтү - Куйбышев тимер юлының Идел-Кама төбәгендә төп юнәлешләрнең берсе булып тора.
2014 елның 8 ае эчендә травма алу очракларын кисәтү программасы кысаларында Димитровград станциясендә җәяүлеләр күпере, өч пассажирлар платформасы ремонтланган, 7 платформада яктырту яхшыртылган, пассажирлар платформаларында, станцияләрдә 230 артык плакатлар һәм куркынычсызлык билгеләре куелган.
Ел башыннан алып Идел-Кама төбәге тимерьюлчылары гражданнар белән 129 лекцияләр һәм әңгәмәләр уздырганнар. Шулай ук Куйбышев тимер юлында балалар травмасын профилактикалау һәм кисәтүгә зур игътибар бирелә. Магистраль хезмәткәрләре белем бирү учреждениеләре һәм балалар бакчаларында 52 лекцияләр һәм әңгәмәләр уздырганнар.
Уздырган чаралар нәтиҗәсендә гражданнарның травма алу очраклары 20% кимегән, 2014 елның 8 ае эчендә 4 очрак теркәлгән, үткән елның шул ук чорында 5 очрак.
Куйбышев тимер юлының Идел-Кама төбәге җитәкчелеге гражданнарны тимер юл объектлары янында игътибарлы булырга өнди.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International