8 сентябрьдә республика юлларында 61 йөртүченең исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүе ачыкланган

2014 елның 9 сентябре, сишәмбе
Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 61 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 86 очрагы, 84 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 641 очрак - куркынычсызлык каешын элкәтермәү теркәлгән.
Республикада сентябрьнең 8 көне эчендә 143 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 12 кеше һәлак булган һәм 179 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International