Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 10 сентябре, чәршәмбе
ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 20 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 1 кеше һәлак булган һәм 25 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга мониторинг системасында расписание буенча 255 автобус чыккан.
Казан аэропортыннан 70 рейс башкарылган, шул исәптә 14 чартер, 21 халыкара рейслар. 2948 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3219 кеше килгән.
“Ак Барс Аэро” авикомпаниясе 62 рейс башкарган.
10 нчы сентябрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, төньяк-көнбатыштан салмак җил. Температура көндез +16 +21 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International