ЯҢАЛЫКЛАР


12
декабрь, 2014 ел
җомга
2015 елның 1 нче гыйнварыннан күпләп пассажирлардан торган төркемнәр еракка йөри торган поездларга билетларны 40%лы ташлама белән ала алачаклар.
2015 елның 5 нче гыйнварыннан “Казан-1” тимер юл вокзалыннан Великий Устюгка махсус “балалар” туристик маршруты кузгалачак.
928 нче номерлы поезд Кыш Бабайга Казан-Ижевск-Глазов-Великий Устюг маршруты буенча барачак.

11
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 204 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә әлеге автобуслар 1 тапкыр тизлек режимын бозганнар. Маршруттан тайпылуның 19 очрагы һәм контроль ноктага соңга калуның 36 очрагы теркәлгән.

10
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе
12 нче декабрьдән башлап Казан-Омск һәм Казан-Магнитогорск яңа маршрутлары буенча рейслар ачыла.

9
декабрь, 2014 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы территориясендә 37 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 46 очрагы, 51 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 420 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.

8
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе
5-7 декабрьдә Татарстан Республикасы территориясендә 111 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 124 очрагы, 153 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 1316 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.

6
декабрь, 2014 ел
шимбә
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 241 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә әлеге автобуслар 4 тапкыр тизлек режимын бозганнар. Маршруттан тайпылуның 53 очрагы һәм контроль ноктага соңга калуның 118 очрагы теркәлгән.

5
декабрь, 2014 ел
җомга
2014 елга Горький тимер юлының Казан төбәгендә 75 км озынлыктагы юлда капиталь ремонт башкару планлаштырылган иде. Җәйге юл эшләре кысаларында 80 км тимер юл ремонтланды, план 5 км арттырып үтәлде.
Татарстан Республикасы территориясендә 24 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 36 очрагы, 23 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 427 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
2014 елның 6-7 декабрендә Куйбышев магистраленең Идел-Кама төбәгенә караган Бөгелмә станциясендә “РТЮ” ААҖнең уникаль күчмә күргәзмә-лекция комплексы эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International