Горький тимер юлының Казан төбәге территориясендәге тимер юлларга капиталь ремонт ясалды

2014 елның 5 декабре, җомга
2014 елга Горький тимер юлының Казан төбәгендә 75 км озынлыктагы юлда капиталь ремонт башкару планлаштырылган иде. Җәйге юл эшләре кысаларында 80 км тимер юл ремонтланды, план 5 км арттырып үтәлде.
Тимер юлларны реконструкцияләгәннән соң поездлар тизлеге 80-100 км/сәг кадәр артты. Эшләр Канаш, Арча, Корса, Юдино, Свияжск, Нуя, Атяшево, Лагерная, Яңа Аракчино, Коинсар, Новочебоксарск станцияләрендә башкарылды.
Шулай ук иң эре Арча-Корса, Васильево-Юдино, Иштуган-Коинсар, Тюрлема-Свияжск, Паратск-Краснозаринск аралыкларларында белгечләр рельслар-шпаллар рәшәткәсен җәю өчен җир катламын әзерләделәр. 52 км юлда өске корылмалар модернизацияләнде һәм 28 км юлга иске материаллардан капиталь ремонт ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International