Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 6 декабре, шимбә
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 241 автобус чыккан.Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә әлеге автобуслар 4 тапкыр тизлек режимын бозганнар. Маршруттан тайпылуның 53 очрагы һәм контроль ноктага соңга калуның 118 очрагы теркәлгән.
 
Республика юлларында 470 берәмлек юл техникасы эшләгән. 
 
Казан аэропортыннан 95 рейс башкарылган, шул исәптә 16 чартер, 13 халыкара рейслар. 2725 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2421 кеше килгән.
 
“Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 54 рейс башкарган, шул исәптә 3-се тоткарлану белән.  
 
6 нчы декабрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, кар явачак. Температура -10 -15 гр. Юлларда бозлавык.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International