12 декабрьдән башлап Казаннан Омск һәм Магнитогорск шәһәрләренә рейслар ачыла

2014 елның 10 декабре, чәршәмбе
12 нче декабрьдән башлап Казан-Омск һәм Казан-Магнитогорск яңа маршрутлары буенча рейслар ачыла. Казаннан Магнитогорскка дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә очып булачак, билет бәясе 3060 сум һәм аннан югарырак бәя тәшкил итәчәк.
 
Казан-Омск рейсы дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә оештырылачак, билет бәясе 4560 сумнан башлана. Омскка кадәр булган маршрут Уфа шәһәренә төшүне дә куздә тота. Уфа-Омск рейсы 5060 сум тәшкил итә.
 
Билетларны “Ак Барс Аэро” сайтында, шулай ук авиакомпания кассаларында сатып алып булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International