5-7 декабрьдә республика юлларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 124 очрагы ачыкланган

2014 елның 8 декабре, дүшәмбе
5-7 декабрьдә Татарстан Республикасы территориясендә 111 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 124 очрагы, 153 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 1316 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Декабрьнең 7 көне эчендә республикада 115 юл-транспорт һәлакате теркәлгән. Нәтиҗәдә, 14 кеше һәлак булган һәм 133 кеше төрле тән җәрәхәте алган. 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International