Великий Устюгка Кыш бабай янына махсус “балалар” туристик маршруты кузгалачак

2014 елның 12 декабре, җомга
2015 елның 5нче гыйнварыннан “Казан-1” тимер юл вокзалыннан Великий Устюгка махсус “балалар” туристик маршруты кузгалачак.
928
нче номерлы поезд Кыш Бабайга Казан-Ижевск-Глазов-Великий Устюг маршруты буенча барачак. Кыш бабай биләмәсендә балаларны кызыклы күңел ачу программасы көтә. 6нчы гыйнварда яшь казанлылар, Ижевск һәм Глазов халкы өйләренә юл тотачаклар.
 
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 938 нче номерлы Түбән Новгород-Киров-Великий Устюг юнәлеше буенча барачак тагы бер туристик поезд 3 нче гыйнварда юлга чыга һәм кире 4 нче гыйнварда әйләнеп кайта.
 
Балаларны йөртү өчен иң яхшы вагоннар әзерләнгән, тәҗрибәле проводниклардан бригада формалашкан.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International