2015 елга күпләп пассажирлардан торган төркемнәр өчен ерак юлларга бара торган поездлар билетларына ташламалы тарифлар билгеләнгән

2014 елның 12 декабре, җомга
2015 елның 1 нче гыйнварыннан күпләп пассажирлардан торган төркемнәр еракка йөри торган поездларга билетларны 40%лы ташлама белән ала алачаклар.
 
Ташламадан 10 һәм аннан да күбрәк кеше булган төркемнәр куллана ала, монда шулай ук 10 яшьтән зуррак булган мәктәп яшендәге балалар да керә.
 
Ташлама, барлык урыннарга да берьюлы түләгән очракта, 2015 елның 1 нче гыйнварыннан 31 нче декабренә кадәр гамәлдә булачак. Акциянең өстәмә шартлары белән биредә танышып була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International