ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында традиция буенча, хезмәткәрләрнең балалары арасында, Бөек Җиңү көненә багышланган иҗади бәйге үткәрелде.
Бәйгедә 4 яшьтән алып 14 яшькә кадәр 13 бала катнашты. Безнең яшь рәссамнарыбыз иҗади эшләрне зур җаваплылык һәм мәхәббәт белән башкарган. Шуңа күрә алар ясаган эшләнмәләр һәм рәсемнәр якты һәм күңелгә якын булып чыга. Катнашулары өчен Кирочка Шабалова (4 яшь), Самир Вагаев (6 яшь), Ариночка Шубина (6 яшь), Камран (6 яшь) һәм Камил (11 яшь) Файзуллиннар, Динара Вәлиуллина (7 яшь), Георгий Борисов (7 яшь), Рузаночка Шамеева (9 яшь), Самирочка Сәгъдиева (9 яшь), Камиллочка Миңлегараева (9 яшь), Дианочка Якубова (10 яшь), Женечка (11 яшь) һәм Ангелина (14 яшь) Черновларга рәхмәтебезне белдерәбез.
Бәйгедә катнашучыларны министрлык профкомы иҗади эшләр өчен җыелма белән бүләкләде.
Яхшы эшләр Татарстанның транспорт комплексы предприятиеләре хезмәткәрләренең балалары арасында VI тармак этабында катнашачак. Иң яхшы эшләр ТР профсоюзлары федерациясе сараенда урнаштырылачак.