Горький тимер юлының Казан төбәгендә санитар-экологик икеайлык кысаларында тимер юлларны һәм тимер юл предприятиеләре территорияләрен чистарту һәм төзекләндерү буенча чаралар уза.
27 нче апрельгә мәгълүматлар буенча, чараларда төбәк предприятиеләреннән 2967 хезмәткәр катнашкан, 4870 мең кв.м тимер юл территориясе чистартылган, 560 куб.м чүп-чар җыелган.
Быел Казан тимерюлчылары Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгына багышланган язгы шимбә өмәсе оештырдылар.