Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 247 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 43 очрагы теркәлгән.
Иделдә суның биеклеге 53,94 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Камада су 56,64 метр (65,9 метр) биеклектә.
Казан аэропортыннан 76 рейс башкарылган, шул исәптә 11 чартер, 7 халыкара рейслар. 2258 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1779 кеше килгән.
5 нче майда республикада аязучан болытлы һава көтелә, төнлә һәм көндез урыны белән яңгыр, җил төньяк-көнчыгыштан. Температура: +14 - +19 гр.