6 нчы июньнән ЮВТ АЭРО авиакомпаниясе Белгород-Симферополь-Белгород маршрутын ача. Рейслар дүшәмбе башкарылачак. Билет бәясе 7090 сумнан башлана, юлда булу вакыты - 2 сәгать.
Казан-Уфа-Казан маршруты буенча авиарейслар 7 нче июньнән сишәмбе гамәлгә кертеләчәк. Казаннан һава судносы 10.25 сәгатьтә кузгалачак һәм 13.30 сәгатьтә Уфада булачак. Ә Уфадан рейс 19.35 сәгатькә билгеләнгән, һава судносы Казанга 18.40 сәгатьтә төшәчәк. Билет бәясе - 2590 сумнан башлана, юлда булу вакыты - 1 сәгать.
7 нче июньдә шулай ук Уфа-Симферополь-Уфа маршруты буенча авиарейс ачыла, бу юнәлештә пассажирларга сишәмбе һәм шимбә хезмәт күрсәтеләчәк. Билет бәясе 6090 сумнан башлана, юлда булу вакыты 3 сәгать тәшкил итә.
Рейслар курортлар сезонында гамәлгә кертелә. Якын киләчәктә авиакомпания Казан-Белгород һәм Казан-Сургут юнәлешләрендә дә рейслар ачарга планлаштыра.