Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 247 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 3 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 36 очрагы теркәлгән.
Иделдә суның биеклеге 53,95 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Камада су 63,68 метр (65,9 метр) биеклектә.
Казан аэропортыннан 65 рейс башкарылган, шул исәптә 6 чартер, 15 халыкара рейслар. 2337 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2660 кеше килгән.
6 нчы майда республикада аязучан болытлы һава көтелә, көндез урыны белән яшенле яңгыр, җил көнчыгыштан, төньяк-көнчыгыштан. Температура: +17 - +22 гр.