ЯҢАЛЫКЛАР


9
июнь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Казанда 14-28 июньдә Университет урамында урнашкан 22 нче номерлы бина янындагы өлеш транспорт хәрәкәте өчен ябыла.

Казан аэропортыннан 89 рейс башкарылган, шул исәптә 32 чартер һәм 11 халыкара рейслар. 3308 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2815 кеше килгән.


8
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 20 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 52 очрагы, 65 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 378 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.

Төрләмә-Свияжски аралыгында “тәрәзәләр” үткәрү өчен 15, 17, 21 һәм 23 июньдә 6353 нче номерлы Казан-Канаш шәһәр яны поезды җәдвәленә үзгәрешләр кертелә.

Казан аэропортыннан 74 рейс башкарылган, шул исәптә 8 чартер һәм 12 халыкара рейслар. 2968 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2969 кеше килгән.


7
июнь, 2016 ел
сишәмбе

Пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту өчен 9 нчы июньнән 6351 нче номерлы Казан-Канаш шәһәр яны поездының җәдвәле үзгәрә, 746 нчы км, Шырдан, Воробьевский платформаларында тукталыш кертелә.  

Казанда 19 нчы июньнән алып 17 нче июльгә кадәр Адоратский урамының ике өлеше транспорт хәрәкәте өчен ябыла.

Хәрәкәт графигын оптимальләштерү өчен 13 нче июньнән 25 шәһәр яны поездының җәдвәле үзгәрәчәк.

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 247 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 46 очрагы теркәлгән.


6
июнь, 2016 ел
дүшәмбе

ТР Профсоюзлары федерациясе тарафыннан оештырылган балалар рәсемнәре һәм плакатлары республика бәйгесенә нәтиҗә ясалды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International