Яңа Казан-Джерба авиаюнәлеше ачылды

2016 елның 3 июне, җомга

Nord Wind авиакомпаниясе “Казан” аэропортыннан туристик очышлар географиясен киңәйтте һәм Джерба утравы (Тунис дәүләтенә керә) юнәлешендә авиаташуларга кереште.

Июньгә Казан-Джерба юнәлешендә 9 чартер рейслары планлаштырылган - 5, 7, 12, 15, 17, 20, 24, 26, 29 июнь көннәренә. Маршрутта Airbus A321 һава суднолары хезмәт күрсәтә.

Әлеге маршрутның барлыкка килүе Туниста ял итүгә үсә баручы ихтыяҗны ныгыта. Җәй-2016 сезонында туристик рейслар “Казан” халыкара аэропортыннан  Монастир һәм Энфидага башкарыла инде.

Исегезгә төшерәбез, очу вакыты уртача 5 сәгать тәшкил итә. Тунистагы вакыт Мәскәүнекеннән 2 сәгатькә “артта”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International