Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 247 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 33 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 74 рейс башкарылган, шул исәптә 10 чартер һәм 15 халыкара рейслар. 2550 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2043 кеше килгән.
6 нчы июньдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән яңгыр, кайбер районнарда яшен, җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан. Температура: +18 - +23 гр.