Казанда иудей зиратына юл төзелде

2016 елның 6 июне, дүшәмбе

          Казанның Совет районында иудей зиратына автомобиль юлын төзү төгәлләнде. Автомобиль юлы 2016 елга Татарстан Республикасының гомуми файдаланудагы юлларында юл эшләре программасы кысаларында төзелде һәм  5 нче техник категория нормативлары буенча (юл киңлеге машиналар йөрү өлешендә 6 м) проектланды. Яңа юлның озынлыгы 1,4 км тәшкил итә.

          Хәрәкәт иминлеген тәэмин итү өчен юллар буенда 11 юл билгесе урнаштырылды.

          Эшләрнең генподрядчысы – “Каздорстрой” ААҖ, проект оешмасы – “Град” ҖЧҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International