Казанда 18 нче июньнән алып 16 нчы июльгә кадәр Гагарин урамының ике өлеше транспорт хәрәкәте өчен ябыла: беренче участок - автотранспорт Васильченко урамыннан Исаев урамына таба хәрәкәт иткән юнәлештә 52 нче номерлы йорт каршысында (Исаев урамындагы 5 нче номерлы йорт ягыннан), икенче участок - 119 нчы номерлы йорт каршысында.
Биредә бу чорда җылылык үткәргечне төзекләндерү буенча эшләр планлаштырылган.