ЯҢАЛЫКЛАР


14
июнь, 2016 ел
сишәмбе

10-13 июньдә Татарстан Республикасы территориясендә 158 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 263 очрагы, 448 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 2182 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 247 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 3 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 63 очрагы теркәлгән.


13
июнь, 2016 ел
дүшәмбе

Казан аэропортыннан 68 рейс башкарылган, шул исәптә 11 чартер һәм 16 халыкара рейслар. 3144 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2747 кеше килгән.


10
июнь, 2016 ел
җомга

Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 16 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 64 очрагы, 81 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 465 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.

Казанда яңгыр сулары канализациясе челтәрен төзү сәбәпле Дубравная урамының 3 нче номерлы йорты тирәсендәге (Дубравная һәм Зорге урамнары киселешендә төзелә торган торак комплекс янында) машиналар йөрү өлешен этаплап ябу планлаштырылган.

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 247 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 3 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 44 очрагы теркәлгән.


9
июнь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Уңайлы автобуслар автовокзалдан җомга көннәрендә 19.00 сәгатьтә кузгалып китәчәк, Соль-Илецкидан кире якка шимбә көннәрендә 16.00 сәгатьтә китәчәк. Юл вакыты 12 сәгать тәшкил итә.

17 июньнән Түбән Камадан Кырымга нибары 5800 сумга очарга мөмкин булачак. Бәяләре төшкән билетлар инде сатуда.

Казанда 9 нчы июньнән алып 30 нче ноябрьгә кадәр Зорге урамындагы 66 нчы номерлы йортның 1 нче корпусы тирәсе транспорт хәрәкәте өчен ябыла.

Россиянең Кара диңгез буе курортларына сорау арту сәбәпле, “Бигеш” халыкара аэропортыннан Сочи, Анапа һәм Симферополь шәһәрләренә яңа авиарейслар оештырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International