Казанда 19 нчы июньнән алып 17 нче июльгә кадәр Адоратский урамының ике өлеше транспорт хәрәкәте өчен ябыла: беренче участок – Икмәк-кондитер комбинатыннан Гаврилов урамына таба хәрәкәт юнәлешендә 50а номерлы йорт тирәсендә, икенче участок – 8 нче Кадыш урамы белән кисешкән урында.
Биредә бу чорда җылылык челтәрен төзекләндерү һәм техника урнаштыру планлаштырылган.