ТР Профсоюзлары федерациясе тарафыннан оештырылган балалар рәсемнәре һәм плакатлары республика бәйгесенә нәтиҗә ясалды.
Гадәттәгечә, бәйге Бөек Җиңү көненә багышланды. Агымдагы елда ул Халыкара балаларны яклау көне кысаларында уздырылган “Профсоюзлар – балаларга!” акциясенә багышланды.
Жюри хөкеменә Татарстанның барлык почмакларыннан 350 дән артык рәсем һәм плакат тәкъдим ителде. Җиңүчеләрне сайлап алганчы шактый тырышырга туры килде. Бәйгегә үз эшләрен ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләренең дә балалары җибәрде. Жюри карары буенча министрлыкның әйдәп баручы белгече Сагдеева Эльмира кызы – 9 яшьлек Самираның эше махсус бүләк белән билгеләп үтелде. Җиңү белән тәбриклибез!