Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 247 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 5 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 33 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 74 рейс башкарылган, шул исәптә 8 чартер һәм 12 халыкара рейслар. 2968 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2969 кеше килгән.
8 нче июньдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, көндез урыны белән яңгыр, төнлә кайбер районнарда яшен, җил көньяк-көнбатыштан. Температура: +14 - +19 гр.