9 нчы июньнән Казан-Канаш поездының җәдвәле үзгәрә

2016 елның 7 июне, сишәмбе

 

Пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту өчен 9 нчы июньнән 6351 нче номерлы Казан-Канаш шәһәр яны поездының җәдвәле үзгәрә, 746 нчы км, Шырдан, Воробьевский платформаларында тукталыш кертелә.

Электричка яңа җәдвәл буенча хәрәкәт итәчәк: Казан (04:08 кузгалып китә), Адмирал бистәсе (04:11-04:12), Лагерь (04:17), Иске Аракчино (04:19), Яңа Аракчино (04:21), Юдино (04:25-04:26), ВЧД т.п. (04:28), Юдино зап. (04:29), Займище т.п. (04:30), Обсерватория т.п. (04:32), 774 нче км т.п. (04:34), 771 нче км т.п. (04:36), Васильево (04:38-04:39), 766 нчы км т.п. (04:42), Атлашкино т.п. (04:44), Яшел Үзән (04:48-04:49), Идел т.п. (04:51), 753 нче км т.п. (04:53), Зөя (04:56-04:57), 746 нчы км т.п. (05:02-05:03), Шырдан (05:12-05:13), Воробьевский т.п. (05:15-05:16), Тюрлема (05:21-05:22). Алга таба поезд элекке җәдвәл нигезендә хәрәкәт итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International