Казанда 11-13 июньдә Дубравная урамы буенча хәрәкәт өлешчә туктатыла

2016 елның 10 июне, җомга

          Казанда яңгыр сулары канализациясе челтәрен төзү сәбәпле Дубравная урамының 3 нче номерлы йорты тирәсендәге (Дубравная һәм Зорге урамнары киселешендә төзелә торган торак комплекс янында) машиналар йөрү өлешен этаплап ябу планлаштырылган. Беренче этапта - 11 нче июнь көнне сәгать 22.00 алып 12 нче июнь сәгать 06.00 кадәр Җиңү проспектыннан Зорге урамына таба  юнәлештә хәрәкәт ябыла.

          12 нче июнь көнне сәгать 22.00 алып 13 нче июнь сәгать 06.00 кадәр Зорге урамыннан Җиңү проспектына таба юнәлештә хәрәкәт ябыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International