10-13 июньдә Татарстан Республикасы территориясендә 158 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 263 очрагы, 448 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 2182 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Июньнең 13 көне эчендә республикада 173 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 22 кеше һәлак булган һәм 198 кеше төрле тән җәрәхәте алган.