Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 247 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 3 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 44 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 88 рейс башкарылган, шул исәптә 8 чартер һәм 17 халыкара рейслар. 3520 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3108 кеше килгән.
10 нчы июньдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, кондез урыны белән яңгыр, яшен, боз явуы ихтимал, җил көньяк-көнбатыштан. Температура: +18 - +23 гр.