17 июньнән Түбән Камадан Кырымга нибары 5800 сумга очарга мөмкин булачак. Бәяләре төшкән билетлар инде сатуда.
Искәртеп үтик, Red Wings авиакомпаниясе Түбән Кама-Симферополь маршруты буенча даими рейсларны җомга көннәрендә барлык уңайлыклары булган Boeing 737-500 бортларында Nordavia авиакомпаниясе белән берлектә башкарачак.
Рейслар турында тулырак мәгълүматны "Бигеш" халыкара аэропортының белешмәләр хезмәтендә (8552) 79-67-06 телефоны буенча алырга була.