“Бигеш” аэропорты Россия курортларына җәйге рейслар ача

2016 елның 9 июне, пәнҗешәмбе

          Россиянең Кара диңгез буе курортларына сорау арту сәбәпле, “Бигеш” халыкара аэропортыннан Сочи, Анапа һәм Симферополь шәһәрләренә яңа авиарейслар оештырыла.

          Атнага 12 рейс “Бигеш” аэропортын Сочи, Анапа һәм Симферополь белән бәйләячәк. Очышларны берьюлы алты авиакомпания башкарачак – “Нордавиа” һәм “Ред Вингс”, “Ижавиа”, “ЮВТ АЭРО”, “Победа” һәм “РусЛайн”.

          Июнь башыннан Симферопольгә рейсларны шимбә көннәрендә “Ижавиа” һәм дүшәмбе белән җомга көннәрендә “ЮВТ АЭРО” авиакомпанияләре башкара. 17 нче июньнән Симферопольгә “Нордавиа” һәм “Ред Вингс” авиакомпанияләре рейсларында очарга була, ә 3 нче июльдән шимбә көннәрендә “Ижавиа” тагын бер рейс ача.

          “Ижавиа” авиакомпаниясенең Симферопольгә кадәр шимбә рейсларына билетларын гражданнарның аерым категорияләре арзан бәядән  сатып ала алачак, чөнки әлеге юнәлеш дәүләт тарафыннан субсидияләнә (ташламалы тарифлар буенча билетлар сату “Бигеш” аэропорты кассаларында гына гамәлгә ашырыла).

          “Бигеш” аэропортыннан Сочига дүшәмбе, сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә “Победа”, “Ижавиа” һәм “ЮВТ АЭРО” авиакомпанияләре рейсларында очарга була. “РусЛайн” авиакомпаниясе 15 нче июньнән чәршәмбе көннәрендә, ә 17 нче июньнән җомга көннәрендә рейсларны гамәлгә кертә.  “Ижавиа” 2 нче июльдән шимбә көннәренә рейслар өсти. Шулай итеп, “Бигеш”тән Сочига дүшәмбедән алып шимбәгә кадәр очарга мөмкин.

          Бигеш-Анапа юнәлеше буенча рейслар 5 нче июньдә старт алды һәм алга таба да “Ижавиа” авиакомпаниясе якшәмбе көннәрендә хезмәт күрсәтәчәк.

          Россиянең курорт юнәлешләреннән тыш, “Бигеш”тән элеккечә “Атлас Глобал” белән Истанбулга туры авиаочышлар башкарыла. Июньдә – чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә.  Июльдә – очышлар пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә, ә август аенда дүшәмбе көнгә рейс өстәлә.

          Тулырак мәгълүматны аэропорт кассаларында (8552) 79-67-06 телефоны буенча алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International