Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2016 елның 3 октябре, дүшәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 262 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 35 очрагы теркәлгән.

 

Казан аэропортыннан 73 рейс башкарылган, шул исәптә 19 чартер, 15 халыкара рейслар. 3146 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3535 кеше килгән.

 

3 нче октябрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән яңгыр, җил көньяк-көнбатыштан. Температура: +12 - +17 гр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International