5 нче октябрьдә "Россия" авиакомпаниясе Ларнакага (Кипр утравы) чартер рейслар башкарырга керешә. Казан-Ларнака илебезнең эре авиакомпаниясе өчен яңа маршрут. Җәйге навигация сезоны азагына кадәр 189 урынлы уңайлы Boeing 737 һава судноларында башкару өчен биш рейс планлаштырылган. Очышлар түбәндәге график буенча башкарылачак:
- 5 һәм 12 октябрьдә Казаннан 15:30 сәгатьтә очып китәчәк, Ларнака халыкара аэропортына 19:35 сәгатьтә киләчәк;
- 8, 15 һәм 22 октябрьдә Казаннан 05:00 сәгатьтә очып китәчәк, Ларнакага 09:05 сәгатьтә киләчәк.
Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән. Исегезгә төшерәбез, Кипрдагы җәйге вакыт мәскәүнеке белән туры килә. Җәдвәлдә үзгәртүләр булуы мөмкин.
Антон Соколов фотосы.