Горький тимер юлында 2016 ел башыннан ерак араларга йөрүче поездларда пассажирлар ташу 2,3% арткан

2016 елның 4 октябре, сишәмбе

 

2016 нчы елның гыйнвар-сентябрь айларында ГТЮ 33 миллион пассажирга хезмәт күрсәтелгән (2015 елның гыйнвар-сентябрь айларына караганда 0,7% кимрәк). Бу саннан 5,7 миллион пассажирга ерак араларга йөрүче поездларда хезмәт күрсәтелгән (2015 нче елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2,3% арткан), ә шәһәр яны поездлары белән 27,3 миллион пассажир файдаланган (бу 2015 елның гыйнвар-сентябрь айларына караганда 1,3% кимрәк).

Горький тимер юлында сентябрьдә 3,7 миллион пассажирга хезмәт күрсәтелгән, бу 2015 елның сентябре белән чагыштырганда 6,7% кимрәк. Ерак араларга йөрүче поездларда 600 мең пассажирга хезмәт күрсәтелгән, бу 2015 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2,5% күбрәк, шәһәр яны юнәлешләрендә – 3,1 млн. пассажир (8,2% кимрәк).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International