Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2016 елның 4 октябре, сишәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 269 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 24 очрагы теркәлгән.

 

Казан аэропортыннан 82 рейс башкарылган, шул исәптә 2 чартер, 18 халыкара рейслар. 2998 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3153 кеше килгән.

 

4 нче октябрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, төнлә һәм иртән урыны белән яңгыр, томан, көндез явым-төшемсез, җил көньяк-көнбатыштан. Температура: +14 - +19 гр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International