11 нче декабрьдән шәһәр яны поездлары хәрәкәтенең яңа графигы кертелә.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 132 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 28 очрагы теркәлгән.
Бүген “Содружество” ААҖндә 2017-2019 елларга күмәк шартнамә имзаланды. Документка генераль директор Азат Әхмәтшин һәм башлангыч профсоюз оешмасы рәисе Владимир Мартынов кул куйдылар.
2-4 декабрьдә Татарстан Республикасы территориясендә 45 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 65 очрагы, 170 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 1224 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Республика юлларында 335 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 211.
Яңа ел каникуллары вакытында балаларны йөртү өчен “ФПК” АҖнең (РТЮның бүлендек җәмгыяте) өстәмә поездларында 25 рейс билгеләнәчәк.
Аңлату эшләре Горький тимер юлының Казан төбәге вокзалларында үткәрелә - көтү залларында плакатлар урнаштырылган һәм мәгълүмати листовкалар таратыла.
Татарстан Республикасы территориясендә үткән тәүлектә 14 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 22 очрагы, 44 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 448 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Казан аэропортыннан 66 рейс башкарылган, шул исәптә 6 чартер, 11 халыкара рейслар. 1730 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2211 кеше килгән.
Республика юлларында 317 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 179.