“Казан” станциясенең Бүлендек клиник хастаханәсе хезмәткәрләре “Тукта ВИЧ/СПИД” бөтенроссия акциясе кысаларында чаралар комплексы үткәрәләр.
Тармак хастаханәсе белгечләре Республика СПИДка каршы көрәш һәм профилактика үзәге психологлары белән берлектә Горький тимер юлының Казан төбәге структур бүлекчәләрендә ВИЧ-инфекцияне профилактикалау буенча тематик лекцияләр үткәрәләр. Профилактик чаралар кысаларында теләгән кеше консультация алырга мөмкин һәм конфиденциаль рәвештә ВИЧ-инфекциясенә тест үтә ала.
Аңлату эшләре Горький тимер юлының Казан төбәге вокзалларында үткәрелә. Көтү залларында плакатлар урнаштырылган һәм мәгълүмати листовкалар таратыла. Экраннарда ВИЧ-инфекцияне профилактикалау турында социаль роликлар трансляцияләнә.
1 нче декабрь - Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көнендә мәгълүмати акцияне Горький тимер юлының Казан төбәге яшьләр советы уздырды. Яшь тимерюлчылар белешмәлекләр тараттылар һәм яшь гражданнарга иминлек культурасы һәм сәламәтлекне саклау турында искәрттеләр.
Яшьләр советы рәисе Антон Белоногов билгеләп үткәнчә, иммунодефицит вирусын тарату мәсьәләләрендә битараф кеше булырга тиеш түгел. Яшьләр “риск төркеме”нә керү сәбәпле, мәгълүмати актив булырга тиеш. ВИЧ-инфекция белән көрәш һәрьяктан алып барылырга тиеш, шул чакта гына ул нәтиҗәле булачак.