Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2016 елның 5 декабре, дүшәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 136 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 6 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 23 очрагы теркәлгән.

 

Республика юлларында 335 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 211.

 

Казан аэропортыннан 65 рейс башкарылган, шул исәптә 7 чартер, 10 халыкара рейслар. 2304 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2024 кеше килгән.

 

5 нче декабрьдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар явачак, җил юнәлеше төньяк-көнбатыштан көньяк-көнбатышка таба күчә. Температура: -9 - -14 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International