Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2016 елның 2 декабре, җомга

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 139 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 6 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 2 очрагы теркәлгән.

 

Республика юлларында 250 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 140.

 

Казан аэропортыннан 66 рейс башкарылган, шул исәптә 6 чартер, 11 халыкара рейслар. 1730 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2211 кеше килгән.

 

2 нче декабрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар явачак, җил көньяктан. Температура: -7 - -12 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International