Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 133 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 39 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылу очрагы теркәлмәгән.
Республика юлларында 317 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 179.
Казан аэропортыннан 60 рейс башкарылган, шул исәптә 6 чартер, 4 халыкара рейслар. 1926 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1997 кеше килгән.
1 нче декабрьдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар явачак, җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан. Температура: -11 - -16 градус.