Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2016 елның 6 декабре, сишәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 132 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 28 очрагы теркәлгән.

 

Республика юлларында 257 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 145.

 

Казан аэропортыннан 83 рейс башкарылган, шул исәптә 2 чартер, 16 халыкара рейслар. 2708 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2394 кеше килгән.

 

6 нчы декабрьдә Татарстанда болытлы һава көтелә, кар явачак, буран, җил көньяк-көнбатыштан. Температура: -2 - -7 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International