Яңа ел каникуллары вакытында балаларны йөртү өчен “ФПК” АҖнең (РТЮның бүлендек җәмгыяте) өстәмә поездларында 25 рейс билгеләнәчәк. Алдан исәпләүләр буенча, бәйрәм алды һәм ял көннәрендә оештырылган төркемнәр составында 70 меңнән артык балага хезмәт күрсәтү планлаштырыла. 26 нчы декабрьдә Мәскәүдә узачак Кремль чыршысына илнең төрле регионнарыннан якынча 3,3 мең бала җибәрү планлаштырыла.
Оештырылган балалар төркеменә пассажир поездларында имин сәфәр тәэмин итү җәһәтеннән катгый диспетчер контроле оештырылачак, ул “ФПК” АҖнең ситуацион үзәге аша реаль вакыт режимында башкарылачак.
Пассажирлар төркемен, шул исәптән балалар төркемнәрен дә, Кыш Бабайның туган ягы - Бөек Устюг шәһәренә алып бару өчен Санкт-Петербург, Екатеринбург, Түбән Новгород һәм Кировтан кимендә 6 туристик поезд билгеләү планлаштырыла.
Моннан тыш, “ФПК” АҖ 24-28 декабрь һәм 4-8 гыйнварда Мәскәү – Котлас – Бөек Устюг – Кыш Бабай вотчинасы маршруты буенча мультимодаль пассажирлар ташуны оештыра. Яңа ел бәйрәмнәрендә Мәскәү белән Котлас арасында 295/296 нчы номерлы Котлас – Мәскәү поезды йөриячәк. Котластан Кыш Бабай вотчинасына һәм кире якка уңайлы автобус хезмәт күрсәтәчәк, аның рейслары поездларның килү һәм китү вакытына җайлаштырылган.
Билетларны поезд юлга чыкканчы 45 тәүлек эчендә теләсә кайсы тимер юл кассаларында, үз-үзеңә хезмәт күрсәтү терминаллары аша, шулай ук “РТЮ” ААҖ сайтында сатып алырга була.
Пассажирларны автобуска утырту төрле җыемнарның квитанцияләре яки электрон квитанция купоны нигезендә (аны поезга билет сатып алган вакытта ук рәсмиләштерергә мөмкин) башкарыла. Автобуста юл бәясе 300 сум тәшкил итә, Котлас станциясеннән Бөек Устюг шәһәренә юл сәгать ярым тирәсе били.