ЯҢАЛЫКЛАР


19
гыйнвар, 2018 ел
җомга

25 нче гыйнвардан техник сәбәпләр аркасында 6675/6676 нче номерлы Ижевск-Түбән Кама поездының җәдвәле үзгәрәчәк. 

10 февральдә Әлмәтнең шәһәр ипподромында «Татарстан чаңгы юлы-2018» массакүләм ярышлар узачак. 

Казаннан һәм Уфадан Батумига турыдан-туры халыкара авиарейслар 16 нчы июньдә ачыла. Алар даими рәвештә чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә 50 урынлы Bombardier CRJ-200 башкарылачак. 

Республика юлларында 279 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында – 146. 


18
гыйнвар, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Горький тимер юлының Казан төбәгендә 2017 нче елда 5,7 млн тонна йөк ташылган, бу узган елга караганда 13% ка күбрәк. Тәүлеккә уртача 15,7 мең тонна йөк төялгән. 

Пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту һәм уңайлык өчен РТЮ сайтында «ФПК» АҖнең ерак араларга йөрүче поездларында кечкенә йорт хайваннарын алып бару өчен электрон багаж квитанциясен рәсмиләштерү мөмкинлеге барлыкка килде. 

Республика юлларында 251 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында – 131. 


17
гыйнвар, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елда «Россия тимер юллары» ААҖнең торак сәясәтен тормышка ашыру кысаларында Татарстанның Әлмәт муниципаль районында Куйбышев тимер юлының Әлмәт станциясендә компаниянең махсус торак фондыннан яңа 2 фатирлы торак йорт төзү планлаштырылган. 

Еракка йөрүче поездларның пассажирлары хәзер «РТЮ» ААҖ рәсми сайтында алынган электрон билетлар белән файдаланмаган очракта, акчаны кайтару нечкәлекләре турында өстәмә мәгълүмат ала алалар.

Республика юлларында 293 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында – 148. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International