Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 137 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 87 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 293 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында – 148.
Казан аэропортыннан 79 рейс башкарылган, шул исәптә 4 чартер, 18 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3126 кеше килгән, 2531 пассажир киткән.
17 нче гыйнварда Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар, җил үзгәрүчән юнәлешле. Температура: -5 - -10 градус.