Еракка йөрүче поездларның пассажирлары хәзер «РТЮ» ААҖ рәсми сайтында алынган электрон билетлар белән файдаланмаган очракта, акчаны кайтару нечкәлекләре турында өстәмә мәгълүмат ала алалар.
Мәгълүмат кулланучының шәхси кабинетында күрсәтелә.
Банк акчаны кайтару буенча операцияне эшкәрткәннән соң кулланучының шәхси кабинетында «Детали возврата» дигән сылтама барлыкка киләчәк, анда түбәндәге мәгълүматны алырга мөмкин:
- акча кайтарыла торган банк картасының соңгы 4 саны;
- кире кайтарыласы акчаның суммасы;
- ARN номеры;
- ВТБ банкының акчаны кайтару буенча транзакцияләрне эшкәртү датасы.
Әгәр акча 30 тәүлек эчендә картага күчерелмәсә, пассажирга банк-эмитентка мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак. Электрон билетлар өчен электрон акчалар белән түләгәндә пассажирга операторга мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Тулырак мәгълүматны «РТЮ» ААҖ рәсми сайтында «Пассажирларга» бүлегендә (http://pass.rzd.ru/static/public/ru?STRUCTURE_ID=5238) алырга була.