Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 143 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 110 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 279 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында – 146.
Казан аэропортыннан 80 рейс башкарылган, шул исәптә 2 чартер, 9 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 2955 кеше килгән, 2937 пассажир киткән.
19 нчы гыйнварда Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар, көньяк-көнчыгыштан талгын җил. Температура: -13 - -18 градус. Юлларда бозлавык.