Казаннан һәм Уфадан Батумига турыдан-туры халыкара авиарейслар 16 нчы июньдә ачыла. Алар даими рәвештә чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә 50 урынлы Bombardier CRJ-200 башкарылачак. Казаннан Батумига очыш 08.10 сәгатькә планлаштырылган, Батумидан кире якка – 21.05. Батуми-Уфа-Батуми маршруты буенча самолет Батумидан 12.50 сәгатьтә оча, Уфадан кире якка - 18.05.
Батумига очу программасы сезон форматында башкарылачак һәм сентябрь ахырына кадәр планлаштырылган. Аджарии башкаласына билетлар сатуда инде.
«ЮВТ АЭРО» директоры Петр Трубаев рейсның халыкара булып саналуын, шуңа күрә билет бәясенең бер якка 10 мең сумнан башлап торуын аңлатты.
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин фикеренчә, татарстан авиакомпаниясенең Батумига рейсы туристлар һәм бизнес вәкилләре арасында популяр булачак.