2018 елда «Россия тимер юллары» ААҖнең торак сәясәтен тормышка ашыру кысаларында Татарстанның Әлмәт муниципаль районында Куйбышев тимер юлының Әлмәт станциясендә компаниянең махсус торак фондыннан яңа 2 фатирлы торак йорт төзү планлаштырылган. Әлеге максатларга 11,3 млн.сум күләмендә инвестиция акчалары каралган.
Яңа уңайлы торакта тимер юл предприятиеләре хезмәткәрләре яшәячәк.
Тимерьюлчылар гаиләләре өчен бөтен уңайлыклары булган торак сатып алу һәм төзү «РТЮ» ААҖнә эшче көчләр базарында яшь квалификацияле белгечләрне җәлеп итү һәм озак вакытка беркетү өчен өстенлек тәэмин итә.