Еракка йөрүче поездларга йорт хайваннары өчен билетларны РТЮ сайтында рәсмиләштерергә мөмкин

2018 елның 18 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту һәм уңайлык өчен РТЮ сайтында «ФПК» АҖнең ерак араларга йөрүче поездларында кечкенә йорт хайваннарын алып бару өчен электрон багаж квитанциясен рәсмиләштерү мөмкинлеге барлыкка килде. Шулай ук сайтта өстәмә йөк (электрон, көнкүреш, видео - һәм аудиотехника, спорт һәм туризм кирәк-яраклары) алып бару өчен документ рәсмиләштерергә мөмкин.

Элек мондый юл документларын рәсмиләштерү кассаларда гына мөмкин булган.

«Сапсан» поездлары пассажирлары кечкенә йорт хайваннарын, кошларны һәм этләрне тик махсус урыннарда алып барырга тиешләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International